2020/21 уку елына кабул итү кампаниясе барлык вузларда да диярлек дистанцион рәвештә узачак. Шул ук вакытта өстәмә сынаулар үткәрү хокукы булган университетлар абитуриент шәхесен идентификацияләү процедурасын һәм тәртибен мөстәкыйль билгели ала, дип хәбәр итә стопкоронавирус.рф порталы РФ Фән һәм югары белем министрлыгына сылтама белән.
Шул ук вакытта әлеге процедураның барлык таләпләре дә аңлаешлы булырга тиеш. "Без Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының 2020 елның 3 апрелендәге 547 номерлы боерыгы нигезләмәләренә таянабыз, анда 2020/21 уку елына кабул итү үзенчәлекләре расланган. Приказ нигезендә, 2020 елда югары уку йортларында өстәмә сынаулар үткәрү дистанцион технологияләр кулланып башкарылачак", - дип белдерделәр министрлыкта. Бу сынауларны үткәрү БДИ тәмамлану вакыты белән бәйле булачак.