Татарстанда балалар ялы куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

Бүгенге көннән балалар товарларының һәм балалар ялының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, шулай ук товарларның һәм хезмәтләрнең әлеге категориясенә карата норматив гигиена таләпләре мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады. 

Консультация 3 июньгә кадәр үткәреләчәк. Шалтыратулар эш көннәрендә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (җомгадан тыш, бу көнне 10.00 сәгатьтән 15.45 сәгатькә кадәр) ТР буенча Роспотребнадзор идарәсендәге 273-15-83 телефоны буенча кабул ителә. 12.00дән 12.45кә кадәр төшке ял вакыты.

Шулай ук Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәгенә 8-800-555-49-43 телефоны (тәүлек буе эшли) һәм кулланучылар өчен консультация үзәгенә (843) 221-90-16 телефоны буенча (көн саен 09.00дән 17.00гә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, 12.00дән 13.00гә кадәр ял вакыты) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International