Казанда быел 11 балалар бакчасы капиталь ремонтланачак

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

Быел Казанда 11 балалар бакчасы капиталь ремонтланачак. Шуларның берсендә - шәһәрнең Совет районында 8 Март урамы, 7а адресы буенча урнашкан 104-нче номерлы балалар бакчасы. 

Бина 1962 елда төзелгән. Аның мәйданы 547 кв.м. тәшкил итә. Капиталь ремонт кысаларында биредә фасад буенча эшләр башкарылачак, түбә, идәннәрне сүтәчәкләр, эчке отделка эшләрен үткәрәчәкләр, тәрәзәләрне, шулай ук җылылык, электр системаларын һәм аз токлы челтәр системаларын алыштырачаклар. Моннан тыш, территорияне төзекләндерү һәм җиһазлар сатып алу планлаштырыла.

Элек учреждение 4 төркемгә - 100 бала исәпләнгән булган. Әмма капиталь ремонттан соң биредә 80 бала булачак өч төркем генә эшләячәк. Әмма бинада балалар бакчасының үткәрү сәләтен кыскарту исәбенә азык-төлек, кер юу, медицина кабинеты мәйданы артачак. Моннан тыш, хәзер биредә элек бу балалар бакчасында булмаган музыка залы барлыкка киләчәк. Мәктәпкәчә учреждениене 1-нче сентябрьдән дә соңга калмыйча ачу планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Казанда 18 балалар бакчасына капиталь ремонт ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International