РФдә 50 меңнән артык мәгариф оешмасы укытуны дистанцион рәвештә үткәрә, әлеге практика Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсе, Татарстанда, Якутиядә, Калининградта һәм Калуга өлкәсендә уңышлы тормышка ашырыла, дип белдерде РФ вице-премьеры Татьяна Голикова.
"Бүгенге көндә 50 меңнән артык мәгариф оешмасы дистанцион рәвештә белем ала. Шуны да билгеләп үтәм, укытуның иң уңышлы дистанцион формасы Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, Татарстан, Саха (Якутия), Калининград һәм Калуга өлкәсендә оештырылган", - диде Голикова Федерация Советындагы чыгышы барышында. Ул төбәкләрдә төрле эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, субъектларга уку елын мөстәкыйль рәвештә тәмамлау турында карар кабул итү хокукы бирелгәнлеген билгеләп үтте.