Идеаль укытучы нинди булырга тиеш? Авыл мәктәбендә белем бирү сыйфатын ничек арттырырга? Укучылар нинди социаль проектларны эшләтеп җибәрә ала? Skillbox онлайн-университеты "Россия өчен укытучы" иҗтимагый программасы белән берлектә "Киләчәк мәктәбе" проектын башлап җибәрә. Ул 2020 елның 21-24 маенда педагоглар һәм ата-аналар өчен онлайн-дискуссия форматында узачак.
Экспертлар мәктәптә социаль проектларның ничек барлыкка килүе, әлеге проектларның балалар һәм өлкәннәр тормышына ничек йогынты ясавы һәм проектны үз мәктәбеңдә ничек эшләтеп җибәрү турында сөйләячәк.
Катнашу өчен сайтта теркәлү үтәргә кирәк.