Россия Мәгариф министрлыгы 1 июльдән лагерьларны ачарга тәкъдим итте

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Россия Мәгариф министрлыгы төбәкләрдә балалар өчен җәйге сәламәтләндерү кампаниясен 1 июльдән башларга тәкъдим итте. Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында министрлыкның тәрбия, өстәмә белем бирү һәм балалар ялы өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары Янина Голубева шул турыда әйтте. 

«Әгәр без кампаниянең 1 июльдән башлануы турында сөйләсәк, җәйге сменаларны тулы булмаган күләмдә — 21 көн түгел, ә 14 көн итеп оештыру мөмкинлеге турында әйтә алабыз, — диде Голубева. - Ул чакта сентябрьгә кадәр шундый дүрт смена үткәреп булачак».

Ул бу мәсьәлә хәзер министрлык тарафыннан Роспотребнадзор белән берлектә эшләнүен әйтте. Балалар һәм хезмәткәрләр лагерьга барыр алдыннан һәм анда булган вакытта коронавируска тестлар узар дип көтелә.

Моннан тыш, Голубева сүзләренә караганда, Мәгариф  министрлыгы педагогик югары уку йортлары белән берлектә җәйге лагерьларга эләгә алмый калган балалар өчен программа эшләгән. Алар өчен, аерым алганда, онлайн-сменалар каралган.

Гомумән алганда, Россия буенча балалар өчен 33,4 меңгә якын ял һәм сәламәтләндерү оешмасы ачылуга әзер.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International