Россия Фән һәм югары белем министрлыгы әйдәп баручы галимнәр җитәкчелегендә фәнни тикшеренүләр уздыруга грантлар конкурсы игълан итә.
Грант, дәүләт ярдәме сыйфатында, әйдәп баручы галим җитәкчелегендә 3 ел (2021 - 2023 еллар) дәвамында фәнни тикшеренүләр уздырырга һәм мәгариф яки фәнни оешма структурасында лабораторияләр булдырырга мөмкинлек бирә.
Фәнни тикшеренүләрнең төп бурычлары: дөньякүләм дәрәҗәдәге тикшеренү лабораторияләре булдыру; фәнни нәтиҗәләргә ирешү, Россия Федерациясенең инновацион икътисадын үстерү һәм Россия Федерациясе фәнни-технологик үсеш стратегиясендә билгеләнгән юнәлеш кысаларында конкрет бурычларны хәл итү һәм әлеге бурычларны хәл итүдә катнашырга сәләтле югары квалификацияле кадрлар әзерләү.
Конкурс документлары Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы рәсми сайтында урнаштырылган.