Мәгариф министрлыгы укытучыларны аттестацияләү вакытын озайтты

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Мәгариф министры Сергей Кравцов, эпидемиологик вәзгыять аркасында, 2020 елның 1 апреленнән 1 сентябрьгә кадәрге аралыкта тәмамланучы педагогларны аттестацияләү срогын 2020 елның 31 декабренә кадәр озайту турындагы боерыкка кул куйды.

Бу укытучыларга квалификация категориясе өчен булган түләүләрне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, министр төбәкләрне сыйныф җитәкчеләренә түләүләрне әзерләүгә җаваплы карарга чакырды.

- Яңа түләүләр берничек тә сыйныф җитәкчелеге өчен булган региональ түләүләрне гамәлдән чыгаруга яки киметүгә китерергә тиеш түгел. Без моны айлык хисаплар кысаларында гына түгел, онлайн режимында да җентекләп күзәтәчәкбез, - дип ассызыклады Сергей Кравцов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International