Яндекс балалар өчен онлайн-түгәрәкләр буенча навигатор әзерләде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен - "Нескучная математика", "Бэби-клубы" һәм башкалар. 1-4 нче сыйныфлар өчен - "Зарядка для ума", экспериментлар һәм сәнәгать дизайны, ә югары сыйныф укучылары өчен инженерия һәм конструирование буенча онлайн-дәресләр, нейротехнологияләр буенча курслар бар.
Виртуаль түгәрәкне сайлап алырга һәм аңа Яндекс платформасында язылырга мөмкин. Монда БДИ һәм ТДИга әзерләнү өчен төрле фәннәр буенча видеодәресләр һәм курслар та урнаштырылган. Өстәвенә, биредә онлайн-дәресләр һәм кече сыйныфлар өчен интерактив биремнәр каралган.
Дистанцион белем бирү платформасын инде ике миллионнан артык укучы файдаланган. Алар видеодәресләрне 3,5 миллион тапкыр караган.