Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында татар телендә фәнни-тикшеренү һәм педагогик эшчәнлекне (югары һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча) гамәлгә ашыручы галимнәргә һәм укытучыларга ярдәм итү өчен грантлар бүлү конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү турында игълан итә. Гаризалар кабул итү 2020 елның 25 маена кадәр дәвам итәчәк (Казан шәһәре, Бауман урамы, 20, 306 каб. (фәнни-оештыру бүлеге). Белешмәләр өчен телефон - 292-57-82.