2020 елның 18-19 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, белем бирү нәтиҗәләре түбән һәм начар социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру кысаларында, Әлмәт муниципаль районының «5 бир!» 21 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе базасында «Укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү буенча методик рекомендацияләр» дигән вебинар узды.
Чарада шулай ук түбәндәге гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре катнашты: Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәренең «Урсалы төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе; «Ямаш төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе; Әлмәт шәһәренең «4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Вебинар спикерлары булып чыгыш ясадылар:
Эш онлайн-режимда барды, йомгак ясау барышында, чатта катнашучылар тәкъдим ителгән материал өчен вебинарны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр. Онлайн-семинар барышында кулланылган презентацияләр дәресләрдә сынап карау өчен электрон почта аша җибәрелде. Мәгариф учреждениеләре белән алга таба хезмәттәшлек итү турында килешенде.