Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт барлык фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханын үткәрү вакытын атады.
Төп этап 29 июньдә башлана. Бу көнне география, әдәбият һәм информатика буенча БДИ үткәреләчәк.
2 һәм 3 июльдә рус теле буенча имтихан узачак.
Профильле математика буенча БДИ - 6 июльгә, тарих һәм физика буенча — 9 июльгә, җәмгыять белеме һәм химия буенча 13 июльгә куелган. Шулай ук чит телләр буенча БДИның язма өлеше 16 июльгә, ә телдән тапшыру18 һәм 20 июльгә планлаштырылган.
Расписаниедә шулай ук барлык фәннәр буенча да БДИ тапшыру өчен резерв көннәр каралган.