Ярышлар 1-17 майда Virtual Robotics Toolkit, CoppeliaSim симуляторларында һәм TRIK Studio программалары ярдәмендә узды. Барлыгы 31 катнашучы җиңүче һәм призёр булды. Ярышларда Казаннан, Яр Чаллыдан, Мәскәүдән, Миасстан, Екатеринбургтан, Иннополистан, Буадан, Арчадан, Яңа Чабаксардан, Олы Кайбыч авылыннан, Иштуган поселогыннан 59 яшь робототехниклары катнашты. Укучылар ике төрле ярышта көч сынаштылар: төп шәхси категория һәм манипуляция интеллектуаль робототехник системалар буенча команда категориясе.
Олимпиада Республика мәктәптән тыш эш үзәге белән берлектә үткәрелде. Нәтиҗәләр: drive.google.com/file