Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы Ворлдскиллс стандартлары буенча дистанцион форматта демонстрация имтиханын үткәрү буенча тәкъдимнәрне хуплады. Яңа механизмнар илнең берничә төбәгендә практикада сыналган һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен эпидемиологик шартларга җайлаштырырга мөмкинлек бирә. Белгечләр 129 компетенциянең 75 е буенча читтән торып эшләү мөмкинлегенә ия булачак. 28 компетенция буенча студентлар имтиханны онлайн режимында тапшыра алачак. Тагын 22 компетенция буенча дистанцион форматта өлешчә сынау каралган.
"Ворлдскиллс стандартлары буенча демонстрация имтиханын уздыру тәҗрибәсе бик файдалы, аның нигезендә бу форматны ничек камилләштерү һәм ничек киңәйтү буенча нәтиҗәләр ясарга мөмкин", - дип шәрехләде Россия Федерациясе Мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко.