Владимир Путин: Белем бирү кредитлары буенча ставканы 3% ка кадәр киметергә кирәк

22 май 2020 ел., җомга

Россия Президенты Владимир Путин Россия яшьләренең югары белем өчен мөмкин кадәр ташламалы шартларда түләү мөмкинлеге булырга тиеш дип саный. Әлеге фикерне ул мәгариф мәсьәләләре буенча киңәшмә вакытында белдерде.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, аларга бушлай югары белем алу мөмкинлеген арттыру максаты куелган. "Әмма яшь кешеләрнең башка мөмкинлекләре дә булырга тиеш, шул исәптән белем бирү кредиты хисабына белем алу мөмкинлеге дә булырга һәм моны мөмкин кадәр ташламалы шартларда эшләргә", - дип билгеләде ул.

"Бу уңайдан хөкүмәткә Россия Банкы белән берлектә белем бирү кредитлары буенча ставкаларны агымдагы 8%тан 3%ка кадәр киметү турындагы мәсьәләне карауны сорыйм", - диде Владимир Путин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International