Вузларга быел укырга кабул иткәндә БДИ формасында өчтән артык имтихан билгеләмәскә тәкъдим итәләр

2020 елның 22 мае, җомга

Россия югары уку йортларына быел укырга керү өчен БДИ формасында өчтән артык имтихан билгеләмәскә тәкъдим итәләр. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне норматив хокукый актлар проектлары порталында бастырылган РФ хөкүмәте карары проектында әйтелә.

Документта бакалавриат һәм специалитет программалары буенча укырга кабул иткәндә керү имтиханнары 2020 елда агымдагы елда һәм алдагы елларда урта гомуми белем программасын үзләштерүчеләр өчен БДИ формасында уздырыла, дип билгеләп үтелә.

"Бакалавриат  һәм специалитет программалары буенча укырга кабул иткәндә бердәм дәүләт имтиханы формасында өч имтихан билгеләнергә мөмкин", - дип билгеләп үтелә карар проектында. Бу өч имтиханга иҗади яки һөнәри юнәлештәге  кабул итү имтиханнары керми, аларны кайбер вузлар  мөстәкыйль рәвештә өстәү хокукына ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International