Президент мәгариф системасында тәрбия эше турында закон проектын кертте

2020 елның 22 мае, җомга

РФ президенты Владимир Путин Дәүләт Думасына "РФдә мәгариф турында" канунына төзәтмәләр кертте.

"Аларның мәгънәсе - ил мәгариф системасының тәрбияви өлешен ныгыту, әлеге өлкәгә басымны арттыру", - диде ул моңа кадәр киңәшмәдә.

Закон проектына аңлатма язуында дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, РФ Конституциясенә төзәтмәләр нигезендә, "балалар дәүләт сәясәтенең иң мөһим өстенлеге булып тора, дәүләт балаларны һәрьяклы рухи, әхлакый һәм интеллектуаль үстерүгә ярдәм итә торган шартлар тудыра".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International