Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы кушуы буенча Балалар-яшүсмерләр туризмы һәм туган якны өйрәнү федераль үзәге базасында балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру өлкәсендә махсус ресурс үзәге ачылды. Ресурс үзәге Россия Федерациясе башкарма хакимияте вәкаләтле органнарының балалар ялын оештыручылар, педагогик югары уку йортлары, ата-аналар белән үзара хезмәттәшлеген тәэмин итә. Ул балалар ялын оештыру буенча төбәкләрдәге актуаль мәгълүматны туплый. Биредә 2020 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясе белән бәйле барлык сорауларга да җаваплар алырга мөмкин. Элемтә өчен кайнар линия телефоны: 8-800-444-35-38; үзәкнең электрон почтасы: leto2020@turcentrrf.ru