30 ел һәм аннан да элегрәк төзелгән мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча республика программасына быел Тукай муниципаль районының Кнәз, Күзкәй, Түбән Суыксу урта мәктәпләре һәм Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбе кертелгән. Кышкы каникуллар чорында бу мәгариф учреждениеләренең барысында да төзекләндерү башланган. Ремонт эшләренең иң күләмлесе Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбе өлешенә туры килә, дип хәбәр итә “Якты юл” газетасы.
Капиталь төзекләндерү планына кертелгән биналарда эшләр төп сигез төрдә башкарыла. Моңа түбә ремонтлау, бина эчендәге, керү ишекләрен, тәрәзәләрне алыштыру, эчке инженерия коммуникацияләрен, санитария җиһазларын ремонтлау, бинаның тышкы стенасын, һ.б. ясау керә. Дүрт мәктәпкә республика бюджеты 71243 мең сум акча бүлеп бирә. Интернат-мәктәпне төзекләндерү максатына аның 31850 мең сумы билгеләнгән. Кышкы каникул вакытында Кнәздә һәм Күзкәйдә барлык тәрәзәләр пластикка алмаштырылган. Түбән Суыксуда санитария җиһазлары яңартылган.