Күп кенә илләрне басып алган COVID-19 коронавирусы эпидемиясе халыкара спорт һәм мәдәни чаралар расписаниесенә төзәтмәләр кертүне дәвам итә. Хәзер үзгәрешләр IFTE педагогика белеме буенча халыкара форумга да кагылды, ул Казан федераль университетында алтынчы тапкыр узарга тиеш иде.
IFTE оештыручылары билгеләп үткәнчә, форумга ел саен дөньяның төрле илләреннән делегатлар килә. Форумда катнашучыларны йоктыру куркынычына дучар итмәс өчен, IFTE-2020 виртуаль форматта оештырыла. IFTE президенты, профессор, РАО академигы, КФУ ректоры Илшат Гафуров сүзләренчә, пандемия кебек җитди тетрәнүләр Россия һәм чит ил университетларын тәкъдим итүче тикшеренүчеләрне берләштерергә тиеш.
Дөньяның 30 иленнән 3000нән артык катнашучы өчен Virtual IFTE-2020 төп форматлары булып спикерларның видеолекцияләре, синхрон виртуаль түгәрәк өстәлләр, халыкара онлайн-симпозиумнар, тикшеренү төркемнәре утырышлары, Adobe Connect һәм Microsoft Teams вебинарларын үткәрү өчен системалар ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган постер презентацияләре, форумның рәсми сайты, "Ломоносов" платформалары, Virtual IFTE-2020 рәсми YouTube-каналы торачак.