Татарстанның көньяк-көнчыгышында ачылган балалар бакчаларына «Татнефть» компаниясе 100 мең битлек тапшырган. Балаларның һәм хезмәткәрләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен компания республиканың җиде районындагы мәгариф идарәләре белән элемтәгә кергән.
«Татнефть» компаниясе җитештергән битлекләрнең беренче партияләре Лениногорск һәм Әлмәт балалар бакчаларына кайтартылган инде.