Яр Чаллыда «Кванториада-2020» узды

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркында ел саен үткәрелүче «Кванториада-2020» төбәк фәнни-техник иҗат конкурсы узды. Быел  "Кванториада" конкурсы инде бишенче мәртәбә һәм беренче тапкыр дистанцион форматта узды. Агымдагы елда конкурста катнашучыларның географиясе киңәйде. Конкурска Арча, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Кукмара, Менделеевск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Балтач районнарыннан укучылар үз эшләрен җибәрде.

Конкурс эшләрен яклау нәтиҗәләре буенча жюри 18 проектны сайлап алды. Җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International