Рособрнадзор йомгаклау иншасын һәм рус теле буенча әңгәмә уздыру өчен өстәмә көннәр билгеләде

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт эпидемиологик вәзгыять һәм чикләү чаралары аркасында май аенда үткәрә алмаган төбәкләр өчен йомгаклау иншасын һәм рус теле буенча әңгәмә уздыруның өстәмә көннәрен билгеләде. 9 сыйныфларда йомгаклау әңгәмәсен уздыру резерв срогы 18 майга билгеләнгән иде. 19 регион аны бу көнне үткәрә алмаган. Йомгаклау иншасын язуның резерв срогы 25 майга билгеләнгән иде. 9 нчы сыйныфларда рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен үткәрү өчен Рособрнадзор тарафыннан яңа өстәмә көн итеп  5 июнь билгеләнгән. Йомгаклау иншасын 25 майда үткәрә алмаган төбәкләр аны 8 июнь көнне үткәрә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International