Яр Чаллыдагы "Кванториум" балалар технопаркында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгын бәйрәм итүгә багышланган "Буыннар хәтере" мәктәп укучыларының фәнни-техник иҗат төбәк конкурсы узды. «Буыннар хәтере» конкурсының максаты - Бөек Ватан сугышы сугышчылары техникасы, коралы һәм һәйкәлләренең 3D-моделен булдыру юлы белән Ватаныбыз тарихын өйрәнүгә һәм саклауга юнәлтелгән укучыларның фәнни-техник иҗатын үстерү. Конкурста Татарстанның төрле районнарыннан укучылар катнашты.