Россия мәгариф академиясенең «К.Д. Ушинский исемендәге китапханә» мәгълүмат үзәге дистанцион уку шартларында мәктәпкә һәм мәктәп китапханәсенә ярдәмгә чираттагы вебинар үткәрә.
2020 елның 21 маенда Мәскәү вакыты буенча 11:00 сәгатьтә «Библиомәктәп» белән бергә дистанцион укыту» вебинары узачак. Дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып укыту нинди кыенлыклар китереп чыгаруы, уку процессын гамәлгә ашыруда «Библиомәктәп» электрон-китапханә системасы нәрсә белән ярдәм итә алуы турында фикер алышачаклар.
Оештыручылар – «К.Д. Ушинский исемендәге китапханә» мәгълүмат үзәге һәм «Директ-Медиа» нәшрият йорты.
Алып баручы спикер:
Костюк Константин Николаевич, Директ-Медиа» ИД генераль директоры.
Анда катнашу өчен гомуми белем бирү системасының белем бирү оешмалары җитәкчеләре, мәктәп китапханәләре һәм мәгълүмати-китапханә үзәкләре хезмәткәрләре, әдәбият укытучылары һәм сыйныф җитәкчеләре чакырыла.