«Сириус» мәгариф үзәге «Большие вызовы» Бөтенроссия фәнни-технологик проектлар конкурсы уздырды. Анда катнашучылар үз идеяләрен, эшләнмәләрен һәм тикшеренүләреннән торган проектны әзерләргә һәм аны экспертларга бәяләү өчен тәкъдим итәргә тиеш. Конкурс финалы Россиянең төрле төбәкләреннән 1200 конкурсантны берләштерде, аларның үсеш векторы - фәнни белемнәрне һәм казанышларны популярлаштыру аша инженер-техник, уйлап табу һәм иҗади эшчәнлек.
Финалда 8-10 сыйныф укучыларыннан торган лицей командасы катнашты. Команда җитәкчесе - проектның иҗади остазы, алга киткән компетенцияләр тренер-остазы, методист Резеда Багатова.
Артур Багавеев (8 сыйныф) “Тирес суалчаннары ярдәмендә сыек биогумус алу” проекты белән (фәнни җитәкчесе Л.В.Ефимова), Анна Погодина (9 класс) “Эвфемизмнар хәзерге яшүсмерләр сөйләмендә (химик лицей укучылары мисалында)” проекты белән (фәнни җитәкчесе Л.Р. Вәлиева), Андрей Иванов “Яльчинский урманчылыгының төрле үләнле болынында туфраклы мезофауна һәм геробипетонтларны тикшерү" (фәнни җитәкчесе М.В. Мичуков) проекты белән абсолют җиңүче дип танылды.