Кравцов: Алтын медальгә дәгъва кылган 11нче сыйныф укучылары мондый мөмкинлеккә ия булачак

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов алтын медальгә дәгъва кылган 11нче сыйныф укучылары мондый мөмкинлеккә ия булачак, дип ышандырды. Шунысы да бар: быел аттестатны уку елындагы билге нәтиҗәләре буенча тапшырачаклар. Ә БДИны бары тик вузларга керүчеләр генә тапшырачак.

– 15 июньгә чыгарылыш укучылары аттестатларын ала алачак. Безнең илдәге мәктәпләрдә кыйммәткә ия булган алтын медальләрне алуны үз белеме белән дәлилләгәннәр алачак. Аларга кызыл аттестат, алтын медаль тапшырылачак. Чыгарылыш кичәләре быел гадәти, традицион форматта уза алыр, дип ышанам, – ди министр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International