Ел саен җәйнең беренче көнендә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Россиядә һәм Татарстанда коронавирус пандемиясе шартларында күпчелек мөһим һәм кызыклы чаралар форматын үзгәртә - алар онлайн режимга күчте.
13 апрель көнне "Балачак төсләре" III республика конкурсы старт алды, ул май ахырына кадәр узачак. Конкурс 3 яшь төркемендә уздырыла: кече төркем (7-9 яшь), урта төркем (10-13 яшь), өлкән төркем (14-18 яшь). Конкурста укучылар үз әсәрләрен, шигырьләрен, фотоэшләрен, рәсемнәрен һәм мультфильмнарын (курчак, рәсем, компьютер) тәкъдим итә ала.
Моннан тыш, кечкенә татарстанлылар өчен барлык муниципаль районнарда да кызыклы программалар әзерләнгән.