Елена Образцова Халыкара Музыка академиясе «Образцовые белые ночи» дип аталган балалар һәм яшүсмерләр иҗаты халыкара фестиваль-конкурсында катнашуга гаризалар кабул итүне дәвам итә. Бәйгедә катнашырга 8 дән 15 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр чакырыла. Конкурс түбәндәге юнәлешләр буенча уздырыла:
- вокал (академик вокал, эстрада вокалы, джаз вокалы);
- рәсем сәнгате;
- сәнгатьле сөйләм.
Конкурс буенча сорауларны obraztsovacademy@gmail.com электрон почтасы аша яисә 7 (812) 630-00-63 телефон номеры буенча бирергә мөмкин.