Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының Халыкара математик белем бирү үзәге "Чикләрсез математика" дип аталган яңа проектын эшләтеп җибәрде. Студентлар арасында математиканы популярлаштыру һәм һөнәри кызыксынуны үстерү максатыннан Үзәк математика һәм информатика факультеты студентларында танылган математик галимнәрнең һәм методистларның заманча математик белем бирү проблемалары турында фикер алышу буенча лекцияләре циклын оештыра.