28 майда Мәскәү вакыты буенча 11:00-13:00 сәгатьләрдә «Мәктәп - сәламәтлек территориясе» IV Бөтенроссия конкурсының финалы узачак. Быел ул беренче тапкыр онлайн-форматта уза.
2020 елда федераль этапка Россиянең 46 төбәгеннән 119 эш тәкъдим ителде. Финал этабын уздыруның дистанцион форматы илнең барлык почмакларыннан тамашачыларга трансляциягә кушылырга мөмкинлек бирә.
Конкурс сынауларының соңгы көнендә онлайн-платформага керү Мәскәү вакыты буенча 10:50 дән башлана.