Түбән Кама политехника көллиятендә WorldSkills Russia стандартлары буенча демонстрацион имтиханнар башланды.
Экспертлар "Сантехника һәм җылылык", "Буяу һәм декоратив эшләр", "Йөк ташу" компетенцияләре буенча һөнәри әзерлекне бәялиләр.
Студентлар өчен билетлар урынына җиһазлар куелган эш мәйданчыгы әзерләнгән, ә имтихан алучылар ролендә - бәйсез экспертлар. Йомгаклау аттестациясенең мондый форматы - кадрлар әзерләү сыйфатын бәйсез бәяләү моделе, ул һөнәри белем бирү системасының һәм хезмәт базарының берничә бурычын чишүгә ярдәм итә.