Укытучылар өчен «Дистанцион уку режимы шартларында БДИга әзерлекнең психологик нигезләре» дип аталган  вебинарлар циклы

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

2020 елның 3 июненнән 11 июненә кадәр Россия Мәгариф министрлыгы йөкләмәсе нигезендә Мәскәү дәүләт психологик-педагогик университеты инициативасы буенча һәм Федераль педагогик үлчәүләр институты, Россия мәгариф психологлары федерациясе ярдәме белән мәгариф оешмалары укытучылары өчен «Дистанцион уку режимы шартларында БДИга әзерлекнең психологик нигезләре» дип аталган  вебинарлар циклы узачак.

Вебинарлар чыгарылыш имтиханнарына әзерлек һәм тапшыру этабында белем бирү процессында катнашучыларны психологик-педагогик озата баруның проблемалары турында фикер алышу һәм үсеш перспективаларын билгеләү максатларында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International