"БДИны 100 баллга" Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек буенча иң яхшы киңәшләр бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү 2020 елның 31 маена кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Мәскәү шәһәренең Мәгариф һәм фән департаменты матбугат хезмәте.
«Без бөтен илдән имтиханнарга әзерләнү өчен файдалы киңәшләр алуны дәвам итәбез. Шунысы игътибарга лаек, катнашучылар арасында Мәскәүдән, Кемероводан, Уфадан, Смоленсктан һәм башка шәһәрләрдән педагоглар һәм мәктәп укучылары бар. Әгәр сездә онлайн-әзерлек буенча кызыклы методикалар, киңәшләр, чыгарылыш укучылары өчен тәкъдимнәр бар икән, сез аларны безгә май ахырына кадәр җибәрә аласыз ", - дип хәбәр итте конкурс жюри әгъзасы, Мәскәү белем бирү сыйфат үзәге идарәсе башлыгы Евгений Носков.