"Сириус" программасы буенча вузларга укырга керү өчен абитуриентларны әзерләү төбәкләрдәге үзәкләрдә инде 7-8 нче сыйныфларда ук башланырга мөмкин, дип хәбәр итә ТАСС үзәк җитәкчесе һәм "Талант һәм уңыш" фонды башлыгы Елена Шмелевага сылтама белән.
Аның сүзләренчә, "Сириус" хәзер төбәкләрдәге бөтен үзәкләргә дә программалар календарен яңартырга тәкъдим итә. 1 июньдә ул "Сириус" сайтында бастырылачак, шунда ук әлеге программаларга язылырга мөмкин булачак.