Казанда үсеш үзенчәлекләре булган балалар өчен инклюзив онлайн-лагерь ачылачак

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

1-нче июньдә Казанда үсеш үзенчәлекләре булган балалар өчен инклюзив онлайн-лагерь ачылачак. 12 көн дәвамында балалар физик культура, гамәли иҗат белән шөгыльләнәчәк, ачык мәктәпкә һәм кулинар мастер-классларына йөриячәк. Укулар социаль челтәрләрдә түләүсез нигездә турыдан-туры эфирларда оештырылачак. 

Проектта катнашу өчен 30-нчы майның 23.59 сәгатенә кадәр сылтама буенча алдан теркәлергә кирәк. Тиздән әлеге сайтта дәресләрнең төгәл җәдвәле дә барлыкка киләчәк. Онлайн-дәресләргә сылтамалар барлык теркәлгән катнашучыларның электрон адресларына җибәреләчәк.

Ата-аналарның тьюторлар сыйфатында дәресләрдә катнашулары мәҗбүри, бигрәк тә гамәли иҗат дәресләрендә һәм кулинар мастер-классларда катнашуы кирәк, дип җиткерә оештярыучылар.

Җәйге лагерь 1-нче мәктәпнең «Ачык мәктәп» ресурс классының һәм «Мәктәп - һәркем өчен» автоном коммерцияле булмаган оешманың беренче уртак онлайн-проекты булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International