Мәгариф министрлыгы эшен югалткан россиялеләр өчен яңадан укыту программаларын башлап җибәрә

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы килеп туган эпидемиологик вәзгыять аркасында эшсез калган россиялеләрне яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү буенча чаралар комплексын әзерләде. Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә узган хезмәт базарындагы вәзгыять турындагы киңәшмәдә  сөйләде. Яңадан укыту һәм квалификация күтәрү программалары 15 июньдә старт ала һәм ел азагында тәмамлана. Укулар халыкара стандартлар буенча җиһазланган көллиятләрдәге 1500 остаханә базасында оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International