Валерий Фальков: Россия югары уку йортларын тәмамлаучы 410 мең кеше быел хезмәт базарына чыгачак

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Владимир Путин пандемия шартларында хезмәт базарындагы вәзгыять һәм мәшгульлеккә ярдәм итү буенча киңәшмә үткәрде. Президент 2020 елгы чыгарылыш сыйныф укучыларын эш белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирде. Студентларны һәм югары уку йортларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру турындагы доклад белән Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков чыгыш ясады. Якынча быел хезмәт базарына Россия югары уку йортларын тәмамлаучы 410 мең кеше чыгачак, дип хәбәр итте министр. Аларның 267 меңе бакалавриат һәм специалитет тәмамлый. Магистрлардан аермалы буларак, алар беренче тапкыр белгечлеге буенча эшкә урнаша һәм эшсез калу куркынычы зур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International