Диссертацияләрне онлайн-яклау кагыйдәләре расланды

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы шартларында хөкүмәт кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен дистанцион режимда яклауга рөхсәт бирде. Министрлар кабинетында әлеге формат дәүләт фәнни аттестация системасы эшен туктатмаска һәм диссертация советы составына керүче өлкән яшьтәге кешеләрне сакларга ярдәм итәчәк дип ышаналар. 

Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин диссертацияләрне яклау буенча совет утырышларын читтән торып интерактив режимда уздыру шартлары белән карарны имзалады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International