Мәгариф министрлыгы 2020 елда мәктәп аттестатларын һәм алтын медальләр бирүнең яңа тәртип проектларын бастырды. Хәзер чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ һәм ТДИсыз аттестат алырга мөмкин. Документ нигезендә, төп гомуми белем турында аттестат (ягъни тугызынчы сыйныфка) һәм аңа кушымта "уку планының барлык предметлары буенча "канәгатьләнерлек" билгеләре булган", һәм рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе өчен "зачет" алган тугызынчы сыйныф укучыларына бирелә.
Унберенче сыйныф укучылары белән нәрсә була? Аларга урта гомуми белем турында аттестат бирелә. Барлык фәннәр буенча да "канәгатьләнерлек" билгеләр алган һәм йомгаклау иншасы өчен "зачет" нәтиҗәсенә ия булу кирәк .