1 июньдә Казан радиомеханика көллиятендә онлайн-режимда «Ачык ишекләр көне» узачак

2020 елның 29 мае, җомга

2020 елның 1 июнендә кабул итү комиссиясе эшли башлау сәбәпле, Казан радиомеханика көллияте YouTube каналында онлайн режимында   "Ачык ишекләр көне" уздыра.

Барлык сорауларга җаваплар онлайн-режимда биреләчәк. Биредә шулай ук көллияттәге юнәлешләр һәм белгечлекләр, укырга керү тәртибе, уку йортын үстерү перспективалары һәм киләчәккә планнар турында сөйләячәкләр.

Трансляциягә сылтама: https://youtu.be/mKrfSW8wvfY

Казан радиомеханика көллиятенең рәсми сайты: http://krmk.org

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International