Мәгариф министрлыгы 2020 елда мәктәпне тәмамлаучыларга аттестатлар бирү һәм ТДИ уздыру турында боерык проектларын әзерләгән

2020 елның 29 мае, җомга

Россия Юстиция министрлыгында теркәлгәннән соң Россия Мәгариф министрлыгының 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучыларына аттестатлар бирү һәм быел дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру үзенчәлекләре турындагы боерыклары үз көченә керәчәк. Быел ГИА-9 арадаш аттестация рәвешендә үткәрелә, аның нәтиҗәләре төп гомуми белем турында аттестатлар бирү өчен нигез булып тора.

Боерык нигезендә төп гомуми белем турында аттестат һәм аңа кушымта уку планының барлык фәннәре буенча "канәгатьләнерлек" билгесе һәм рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе өчен "зачет" алган  9 нчы сыйныф укучыларына тапшырылачак. 

11 сыйныфны тәмамлаучылар урта гомуми белем бирү турында аттестат һәм аңа кушымтаны алу өчен уку планының барлык фәннәре буенча "канәгатьләнерлек" билгесе һәм йомгаклау иншасы өчен "зачет" алырга тиеш. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International