Татарстанда WorldSkills һөнәри компетенцияләрен үстерү үзәгенең Telegram да үз каналы барлыкка килде

2020 елның 29 мае, җомга

Татарстанда WorldSkills һөнәри компетенцияләрен үстерү үзәгенең Telegram да үз каналы барлыкка килде. Каналда WorldSkills хәрәкәте белән бәйле төп яңалыклар чыгарыла. Хәрәкәт эшче һөнәрләренең статусын һәм стандартларын күтәрүгә юнәлдерелгән. Узган ел Казанда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты узды, бу республикада хәрәкәтнең актив үсешенә ярдәм итте.

Якын арада WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча республика җыелма командасында катнашучылар 1 августтан 20 августка кадәр онлайн-форматта узачак сайлап алу ярышларына әзерләнү өчен тренировкаларын дәвам итәчәк. Милли финал шулай ук 6-21 сентябрьдә дистанцион рәвештә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International