Быел Россиядә узачак иң мөһим спорт чарасына ярты еллап кына вакыт калып бара: Универсиаданың рәсми ачылышы 6 июльгә билгеләнгән. Универсиада объектларының иң кирәклеләреннән берсе – Универсиада авылы, ә ярышларда эшкә җигелгән иң төп кешеләр ул – студентлар. Билгеле булганча, Казан югары уку йортларында белем алучыларның зур күпчелеге бүгенге көндә нәкъ менә Универсиада авылында яши. Башкала вузларындагы уку-укыту программаларына үзгәрешләр кертү дә әнә шул авылны бушату кирәклеге белән аңлатыла.
Казан федераль университетының рәсми сайтына уку йортының белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Рияз Минзарипов белдергәнчә, университетның Гыйльми советы карары нигезендә быел укытуның күпчелек өлеше 15 майга тәмамланырга тиеш. Ягъни бу вакытка инде зачет-имтихан сессияләре дә бетү каралган. Ә уку исә, гомумән, май башына бетәргә тиеш. Мондый вәзгыятьне уку программасын кыскарту дип аңларга кирәкми. Эш шунда ки, студентлар 15 гыйнварга кадәр ял итеп, инде бу атнада ук белем ала башлады. Гадәттә, башка елларда студентлар бу вакытта әле сессия эшләре белән мәшәкатьләнә иде. Алар 25 гыйнварга кадәр сессия тапшырып, февральнең 8-9-10нары гына укырга чыга иде. Бу юлы исә беренче семестр Яңа елга кадәр үк тулысынча тәмамланды.
Универсиада авылына килгәндә, проректор сүзләренә караганда, студентлар андагы тулай торакларны 1 майга ук бушатырга тиеш булачак, шул вакытка ук зачет сессияләре дә тәмамланырга тиеш. Икенче төрле әйткәндә, 15 майга кадәр студентлар имтиханнар гына тапшыра. Димәк, имтиханнарга студентлар инде өйләрендә, Казандагы туганнарында әзерләнәчәк.
Читтән торып белем алучыларга да сессияләрен бераз кыскартырга, күчерергә туры киләчәк. Чөнки 31 майдан Студентлар шәһәрчегендәге тулай торакларга Универсиадада эшләячәк волонтерлар урнаша башлый. Ә менә югары уку йортларына, аерым алганда, федераль университетка кабул итү кампаниясе традицион вакытларда узачак, дип ышандыра Р.Минзарипов.