“Мәктәп — сәламәтлек территориясе" IV Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре билгеле булды. Әлеге конкурсның онлайн-форматта беренче тапкыр узган финалында илнең 46 төбәгеннән 660тан артык кеше катнашты. Финал Мәскәү Халыкара белем бирү салоны кысаларында трансляцияләнде.
Әлеге чара “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Заманча мәктәп” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Конкурсантлар өч номинациядә ярышты: "Иң яхшы сәламәтлек саклау мәктәбе", “Сәламәтлек саклау технологияләрен кулланып иң яхшы дәрес конспекты", "Тематик дәреснең иң яхшы конспекты".
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 68нче Яр Чаллы мәктәбе педагогы Елена Синицина "Тематик дәреснең иң яхшы конспекты" номинациясе призеры булды. Аның "Күңелле рәссамнар!" дәрес конспекты өченче урынны яулады.