В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты 11 сыйныф укучылары өчен БДИга әзерлек буенча бушлай марафон башлап җибәрә. Ай дәвамында университетның әйдәп баручы укытучылары математика һәм рус теле буенча БДИ-2020 биремнәренә әзерлек буенча онлайн-лекцияләр үткәрәчәк. Дәресләр июньдә узачак һәм абитуриентларга имтиханнар тапшыру алдыннан белемнәрен системалаштырырга ярдәм итәчәк. Марафонда катнашучылар университетта һәм КИУ көллиятендә белем алуның беренче елына 10% ташлама алачак.
Марафонда катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.