"Зур тәнәфес" бөтенроссия онлайн-фестивале илнең төрле төбәкләрендәге балаларны берләштерәчәк

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, РФ  Мәгариф министрлыгы ярдәмендә узучы “Зур тәнәфес” конкурсының мәктәп укучылары өчен оештырылган мәйданчыгында онлайн-фестиваль узачак. Анда музыкантлар, спортчылар, галимнәр, дизайнерлар, блогерлар, балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтләре һәм федераль балалар үзәкләре вәкилләре җыелачак.

Фестивальне РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко ачачак, ә мәгариф министры Сергей Кравцов live режимында мәктәп укучылары һәм абитуриентлар белән аралашачак. Онлайн-фестивальне үткәрү мәйданы  - "ВКонтакте" социаль челтәре.

"Таврида" арт-кластеры командасы Россия артистлары катнашында ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен берничә иҗади юнәлеш буенча 500дән артык офлайн-мастер-класс уздырачак. Фестиваль "Төнге контакт" шоу-төркеме катнашында узачак Россия эстрада йолдызларының онлайн бәйрәм концерты белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International