Россия Мәгариф министрлыгының "Мәгариф хәбәрләре" электрон журналының яңа саны чыкты

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

"Махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балаларга белем бирү сыйфатын арттыру: педагоглар, укучылар һәм мәктәпләр өчен конкурслар" - Россия Мәгариф министрлыгының "Мәгариф хәбәрләре" электрон журналының май номеры темасы әнә шундый. Әлеге чыгарылыш белем бирү оешмалары һәм педагоглары өчен коррекцион һәм инклюзив белем бирүнең сыйфатын үстерүгә юнәлтелгән Бөтенроссия конкурсларына багышланган.

Номерның төп темасын Россия Федерациясе Мәгариф министры урынбасары Денис Грибов мөрәҗәгате ача. Ул билгеләп үткәнчә, Россиядә ОВЗ һәм инвалидлык белән балаларны сыйфатлы укыту, тәрбияләү һәм социальләштерү - Россия Мәгариф министрлыгының өстенлекле бурычларының берсе. Моның өчен белем бирүнең вариатив формалары үсә: инклюзив белем бирү системасы камилләштерелә һәм коррекцион мәктәпләргә ярдәм итү, шул исәптән педагогларның һөнәри осталыгы конкурслары аша иң яхшы педагогик тәҗрибәләрне тарату дәвам итә.

"Мәгариф хәбәрләре"нең яңа чыгарылышында белем бирү оешмалары һәм педагоглар өчен җиде конкурсның максат-бурычлары, катнашу кагыйдәләре турында язылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International