Тәтеш районында укучылар азык-төлек җыелмалары алды

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Тәтеш районында уку елы тәмамланды. Тик дистанцион уку чорында укучыларга бушлай туклану каралган. Районда барлыгы 1867 укучы азык-төлек җыелмасы алачак. Район башкарма комитетының Мәгариф бүлеге белгечләре бер укучыга көнлек туклану буенча субсидия суммасы 7 сум 70 тиен тәшкил итә, дип хәбәр итә. Әлеге суммадан чыгып, мәктәп укучыларына азык-төлек җыелмалары тупланган. Бер укучыга көненә 25 сум исәбеннән өстәмә азык-төлек җыелмалары күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар алачак. Тәтеш районында шундый 135 гаилә бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International