Беренче сыйныфка яңа кагыйдәләр буенча

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Мәгариф министрлыгы җәмәгатьчелек  фикер алышуы өчен балаларны башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча укырга кабул итү тәртибен регламентлаштыручы боерык проектын бастырды.

Күп кенә нормалар элеккечә калды. Мәсәлән, мәктәпләр беренче сыйныфка балаларны, әгәр дә сәламәтлеге буенча тыюлар булмаса, 6,5 яшьтән кабул итә. 8 яшьтән дә соңга калмыйча. Ата-аналар гаризасы буенча кечерәк яки зурырак яшьтә дә кабул итәргә мөмкин.

Янәшәдә, ягъни беркетелгән территориядә яшәүче балаларны беренче сыйныфка алу турындагы гаризаларны мәктәпләр ата-аналардан 1 февральдән дә соңга калмыйча кабул итә башлый - һәм ул 30 июньгә кадәр дәвам итә.

Мәктәпкә беркетелгән территориядә теркәлмәгән, тик барыбер баланы конкрет мәктәпкә бирергә теләүчеләрдән, урыннар калган очракта, гаризалар кабул итү 1 июльдә башлана.

Яңалыклардан нәрсә мөһим? Әгәр дә әлеге мәктәптә баланың бертуган абый-апалары укыса, ул беренче сыйныфка кергәндә өстенлекләргә ия. Әлеге балаларны беренче сыйныфка 1 феральдән дә соңга калмыйча кабул итәләр. Шулай ук баланы укырга кабул иткәндә мәктәп таләп итә ала торган документлар исемлеге яңартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International